Белгород өлкәсенең Грайворонск округында өч кеше зыян күргән, дип хәбәр итте губернатор Вячеслав Гладков Telegram-каналда.
"Грайворонск шәһәр округы Понура хуторы чите ВСУ утына эләкте. Снаряд эләгү нәтиҗәсендә зыян күргән өч эшче бар", - дип язган ул.
Губернатор сүзләренчә, ир-атлар кыйпылчык җәрәхәтләре алган. Хәзер аларны Белгород шәһәренә, 2 нче хастаханәгә алып баралар. Аларга кирәкле медицина ярдәмен күрсәтәләр, дип өстәде Гладков.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез