Украина хәрбиләренә психостимуляторлар һәм наркотик матдәләр биргәннәр.
Тикшерү комитеты Россия Оборона министрлыгының Украинада хәрби-биологик тикшеренүләр турында мәгълүматларны өйрәнергә ниятли. Бу хакта ведомствоның телеграм-каналында хәбәр ителә.
Шулай итеп, белгечләр Украина хәрбиләренә психостимуляторлар һәм наркотик матдәләр биреп биологик тикшеренүләр үткәргән вазифаи затларның гамәлләренә хокукый яктан бәя бирәчәк.
Моңа кадәр Луганск халык республикасы баш санитар табибы Дмитрий Докашенко белдергәнчә, Көнбатыш илләре Украинада авыртуны басучы наркотикларны сынаган. Үз ихтыяры белән сынауда катнашучыларга һәм белгечләргә азрак түләү, уңышсызлыкка юлыккан очракта мәгълүматларны яшерү өчен алар шундый адымга барган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез