Россия төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушевта коронавирус ачыкланган

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак - коммуналь хуҗалыгы министры Владимир Якушев һәм аның урынбасарларының берсе коронавирус йоктырган. Бу хакта Россия Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министр Якушев шәһәр клиникаларының берсенә урнаштырылачак, анда ул COVID-19дан дәвалану узачак. Аның урынбасары Дмитрий Волковта да коронавирус ачыкланган-түрә шулай ук хастаханәгә салыначак.

"Шәһәр хастаханәләренең берсендә табиблар күзәтүе астында дәваланам. Элемтәдә калам", - дип хәбәр итә Якушев.

Төзелеш министрлыгы башлыгы вазифаларын Никита Стасишин башкарачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Россия министр коронавирус

Көн хәбәре