Россия туристы Бангкоктагы бик көчле җир тетрәү турында сөйләгән

Сәяхәтче кыз Бангкоктагы хәлләрне тасвирлаган.

“Җир тетрәүдән уянып киттем. Башта нәрсә икәнен аңламадым. Өй бер яктан икенче якка тирбәнеп-селкенеп торды, дөбердәгән тавышлар ишетелде, үземнең дә, ирексездән, як-якка тирбәнем ятканымны сиздем”, – дип сөйләп үткән турист кыз “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Сәяхәтче кыз сөйләгәнчә, ул тиз генә киенеп, бөтен акчасын, документларын алган да түбәндәге катка ыргылган. “Бангкокта җир тетрәү – бик сирәк күренеш, алга таба ниләр көтәдер тагы”, – дип куйган ул.
Исегезгә төшерәбез: Мьянмада 7,7 баллы көчле җир тетрәү булган. Шулай ук Бангладыш, Һиндстан, Таиланд, Лаос һәм Кытайда да “җиле” сизелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре