Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров: «Спорт сәясәттән ерак булырга тиеш»

Спорт сәясәттән ерак булырга тиеш. Казанда «Ефәк юлы» ралли ярышының рәсми ачылышы вакытында, Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров шулай дип белдерде. Ул катнашучыларга уңышлар теләде.

- -Бу чарада катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт. «Ефәк юлы» катнашучылары Евразияне тоташтыручы иң борынгы юлны тәшкил иткән маршрут буенча барачаклар. Бу ралли 13нче тапкыр старт ала. Кайберәүләр спортны сәясәтләштерергә тырышса да, спорт сәясәттән читтә булырга тиешш.

Искәртеп узыйк: башкалада 13 нче «Ефәк юлы» ралли ярышы старт алды. Ярыш 9 этаптан тора, Россиянең 13 төбәген колачлый. Маршрутның гомуми озынлыгы - 5247 чакрым. Шуларның 2277се - махсус спорт участоклары.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре