Россия Үзәк банкы карталарны мошенникларның гамәлләреннән иминләштерүне тәнкыйтьләде

Россия Үзәк банкы карталарны мошенникларның гамәлләреннән иминләштерүне тәнкыйтьләде. Регулятор билгеләп үткәнчә, хәзерге карталарны страховкалау системасының төп кимчелекләре - мондый очракларда компенсация бик аз, ә баш тарту өлеше киресенчә - бик зур. Шулай ук килешүгә күпчелек очракта клиентның закон буенча банктан компенсация алырга хокуклы булуы да языла.

Ләкин, мошенникларның яңа төр алдаулары арту аркасында мондый иминләштерүгә ихтыяҗ арта гына. Россия Үзәк банкы аларга каршы көрәшнең яңа чаралары өстендә эшли

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре