Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Иннополис лицеенда фиджитал-дәрес үткәрде

Әлеге дәрес «Белемнәрең белән бүлеш» марафоны кысаларында уздырылды.

Вице-премьер, укучыларны белем бәйрәме белән котлап, инновацияләрнең заманча белем бирү тармагында зур урын алып торуын искәртте.

- Белем алу кешенең, дәүләт һәм җәмгыятьнең үсешендә зур роль уйный. Ул фәнни, мәдәни, иҗади һәм технологик нигезне ныгыта, безне бер халык итеп берләштерә. Президент Владимир Путин белем бирүнең заманча таләпләргә бавап бирергә тиешлеген искәртә килә. Бик күп балалар киләчәк дөньясына — фиджитал дөньясына ничек эләгеп булуы белән кызыксына», — диде Чернышенко.

Киләсе елның 23 февраль — 3 март аралыгында Казанда Киләчәк уеннары халыкара мультиспорт турниры узачак. Анда катнашучылар 16 юнәлеш буенча көч сынашачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре