Бүген Татарстан Президенты һәм республиканың башка сәяси шәхесләре яңартылган Милли китапханәне карады. Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин корылмага югары бәя бирде.
- Мин бүген кайбер объектларны карап чыктым да, соклануымны белдерергә сүз таба алмыйм. Бүген без караган менә шушы искиткеч иҗат белән сокланам, бу дөнья дәрәҗәсендәге иң югары мәдәният һәм мәгариф объекты , - диде Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин яңартылган Милли китапханәне карап чыкканнан соң.
Ул бу урынга элек тә килүен искә төшерде һәм хәзергесе белән чагыштырды:
- Мин хәтерлим: без монда элек киңәшмәләрдә елына бер тапкыр җыелдык. Караңгы,шыксыз иде бу урын. Ә хәзер кердем - шундый якты, шундый матур! Иң мөһиме, шундый матур яр буйлары, манзара! - дип сокланды Марат Хөснуллин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез