Газетага язылу

Россия вузлары 2026 елдан уку системасын үзгәртәчәк

2026 елның 1 сентябреннән Россиядә югары белем алу яңа кагыйдәләр буенча эшләячәк. Гадәти атамалар - бакалавриат һәм специалитет - бетереләчәк, ә алар урынына бердәм база дәрәҗәсе барлыкка киләчәк, дип яза РИА Новости.

Аны тәмамлаганнан соң студентлар укуын махсуслаштырылган дәрәҗәдә дәвам итә алачак - ул конкрет өлкәне өйрәнергә теләүчеләргә исәпләнгән. Биредә укыту юнәлешкә карап, бер елдан өч елга кадәр дәвам итәчәк. 

Гамәлдәге программалар буенча укыган кешеләр иске кагыйдәләр буенча укый алачак - яңа системага күчәргә аларны беркем дә мәҗбүр итмәячәк.

Реформа югары мәктәп хезмәт базары ихтыяҗларына тизрәк җавап бирә алсын һәм чыннан да икътисадка кирәк булган белгечләр әзерли алсын өчен уйланылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре