Газетага язылу

Россия халкына «больничный» өчен түләүне эштән киткәннән соң 30 көн эчендә алырга мөмкин

Әгәр кеше эштән китеп, әле яңа эшкә урнашмаган икән һәм алдагы урыннан киткәннән соң 30 календарь көн эчендә авырып китсә, «больничный» өчен түләү алырга мөмкин. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгының MAX каналында хәбәр иттеләр.

Ведомствода аңлатуларынча, әгәр авыру эштән киткәннән соң 30 календарь көн эчендә килеп чыккан булса һәм бу вакытта кеше яңа урында эшли башламаган булса, больничный өчен түләү хокукы саклана.

Мондый вәзгыятьтә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие уртача хезмәт хакының 60 процент күләмендә түләнә.

Исәпләгәндә хезмәткә сәләтсезлек башланган елга кадәрге ике календарь ел өчен уртача керем исәпкә алына. Аңа бу чорда барлык эш бирүчеләрдән алынган хезмәт хакы кертелә.

Бу очракта иминият стажы әһәмияткә ия түгел.

Вакытлыча эшкә яраксызлыкның беренче өч көнен элеккеге эш бирүче түли, ә дүртенче көннән башлап түләүләрне Россиянең социаль фонды башкара.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре