Россия халкына 2026 елдан больничный түләве ничек исәпләнәчәген аңлаттылар

2026 елдан вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиене исәпләү өчен гражданның соңгы ике календарь елдагы уртача хезмәт хакы кулланылачак. Бу хакта RT басмасына Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Леонов хәбәр иткән.

Әгәр бу елларда кеше эшләмәгән булса яки аның кереме хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән азрак булса, больничный түләвен исәпләгәндә минималь хезмәт хакы күләме кулланылачак.

Депутат билгеләп үткәнчә, 2026 елдан минималь хезмәт хакы күләме 27 093 сум тәшкил итәчәк, больничный түләвенең минималь күләме шулай ук артачак. Аның сүзләренчә, больничныйның бер көненә пособиене исәпләү өчен минималь хезмәт хакы суммасын айдагы көннәр санына бүләләр. 2026 елның гыйнварында 27 093 сумны 31 көнгә бүләчәкләр һәм бер көн өчен пособиенең минималь күләме 873,97 сум тәшкил итәчәк.

Леонов өстәп әйткәнчә, барлык алдагы айларда да пособие шулай ук исәпләнәчәк. Тулы календарь ай өчен пособие минималь хезмәт хакыннан да түбән була алмый, диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре