Газетага язылу

Россия халкына артык салкын көннәрдә өйдән эшләргә рөхсәт итәргә мөмкиннәр

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов законда хезмәткәрләргә бик салкын көннәрдә вакытлыча дистанцион эш форматына күчү хокукын ныгыту инициативасы белән чыгышясады. Мөрәҗәгать хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка юлланган. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» яза.

 

Чернышовның мөрәҗәгатендә билгеләп үтелгәнчә, мондый чара эшчеләрнең сәламәтлеген саклау һәм имин эш шартлары белән тәэмин итү конституцион гарантияләрен гамәлгә ашырырга, шулай ук начар һава торышы шартларында оешмаларның тотрыклы эшен саклау өчен мөһим.

Ул экстремаль түбән һава температурасы булган чорда хезмәткәрләр өчен вакытлыча дистанцион форматка күчү мөмкинлеген закон дәрәҗәсендә теркәргә тәкъдим итә.

Моннан тыш, төбәкләргә хезмәткәрләргә өйдән эшләргә рөхсәт ителә торган температура чиген, территориянең климат үзенчәлекләрен исәпкә алып, мөстәкыйль рәвештә билгеләү хокукы бирелергә тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре