Газетага язылу

Россия халкына май бәйрәмнәрендә отпуск ничек түләнәчәген аңлаттылар

Май аенда эшләми торган бәйрәм көннәре отпуск вакытында ялларны озайта, әмма алар өчен түләнми.

Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең эшкуарлык, хезмәт һәм корпоратив хокук кафедрасы өлкән укытучысы Татьяна Голубева шул хакта хәбәр итте. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

«РФ Хезмәт кодексының 120 маддәсе нигезендә, еллык түләүле отпуск чорына туры килә торган эшләми торган бәйрәм көннәре календарь отпуск көннәре исәбенә кертелми. Бу мондый көннәр чынлыктагы ял вакытын озайта дигәнне аңлата, ләкин алар өчен түләнми», – диде Голубева.

Эксперт мондый мисал китерде: 1 майдан 14 календарь көнгә отпуск рәсмиләштерсәң, чынлыкта ял бәйрәмнәр хисабына 16 көнгә сузылачак, әмма 14 көнгә генә түләнәчәк. Шул рәвешле, 29 апрельдән 15 көнгә отпуск алганда, гомуми ял вакыты 17 көн тәшкил итәчәк, әмма бары тик 15 көнгә генә түләнәчәк.

Голубева сүзләренчә, отпуск вакытын сайлау хезмәткәрнең максатларына бәйле. Әгәр отпуск акчасы күбрәк булуын теләсәң, эш көннәре күп булган айларны сайлау отышлырак.

«Әгәр отпуск вакытын озайтырга телисең икән, аны бәйрәм көннәрен исәпкә алып планлаштырырга була: алар эштә булмау чорын өстәмә отпуск көннәрен сарыф итмичә озайтачак», – дип сүзен төгәлләде ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре