Газетага язылу

Россия халкының 40 процентка якыны алган һөнәре буенча эшли

Эшләүче россиялеләрнең 40 процентка якыны югары уку йортында яки көллияттә алган һөнәре буенча хезмәт итә, Бу хакта Webbankir финанс онлайн-платформасы тикшеренүләренә таянып, «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» яза.

Югары белемле кешеләр арасында белгечлеге буенча эшләүчеләр өлеше (49,5 процент) урта махсус белемле кешеләр (33,3 процент) белән чагыштырганда бер ярым тапкырга югарырак. Тагын 29 процент респондент катнаш өлкәдә эшләвен билгеләп үткән.

Сораштырылганнарның өчтән бере (34,1 процент) керем күләме түбән булу сәбәпле, белгечлеге буенча эшләмәүләрен хәбәр иткән, 30,6 процент һөнәрләре буенча эшне кызыксыз дип атаган.

Респондентларның барысы да диярлек (98,3 процент) алга таба белем алуның файдасына ышана. 69,2 процент даими рәвештә квалификация күтәрү курсларын узарга кирәк дип саный.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре