Россиялеләрнең 77,3 проценты РФ Президенты Владимир Путинга ышануын әйткән. 74 проценты аның эшчәнлеген хуплавын белдергән, диелә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыруда. Бу хакта "Татар-информ" яза.
Аналитиклар билгеләп үткәнчә, россиялеләрнең ышаныч дәрәҗәсе бер атнада 0,1 процент пунктына кимегән, әмма дәүләт башлыгы эшчәнлеген хуплаучылар, киресенчә, 0,4 процент пунктына арткан.
Сораштыруда катнашучыларның 60 проценты Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга ышана, 51,9 проценты Хөкүмәт Рәисе эшчәнлеген хуплавын белдергән. Бу – бер атна элеккегедән 0,8 процент пунктына артыграк.
Тулаем алганда, респондентларның 48,2 проценты Хөкүмәт эшчәнлеген хуплый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез