Россия халкының яртысына якыны (45%) яшьне раслау, транспорт яки кибетләрдә түләү өчен паспорт урынына биометрия кулланырга әзер булуын белдергән. Бу хакта ВТБ сораштыруы нәтиҗәләренә сылтама белән РИА хәбәр итә.
Сораштыруда 100 меңнән артык халкы булган эре шәһәрләрдә яшәүче 1500 өлкән кеше катнашкан. Респондентларның 50%ы яшьне раслау өчен, 46% ы – түләгәндә яки транспортта йөргәндә, 40% ы – кибетләрдә сатып алганда документлар күрсәтүне биометриягә алмаштырырга әзер. Тагын 37% биометрияне ташламаларны раслау өчен кулланырга әзер, 24% – видеоэлемтә буенча идентификацияләү өчен, 23% – документлар һәм килешүләр имзалаганда риха булуын белдергән.
ВТБ Рәисенең беренче урынбасары Ольга Скоробогатова сүзлренчә, биометрия тиздән «экзотика» булудан туктаячак һәм көндәлек сервисларның гадәти өлеше булачак. Биометрия төрле тормыштагы төрле хәлләрдә шәхесне, яшьне һәм социаль ташламаларны раслау өчен универсаль корал булырга мөмкин, дип тә өстәгән Скоробогатова.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез