Газетага язылу

Россия хәрбие нәни кызчыкны биштәренә утыртып уттан алып чыккан

Россия хәрбие Марат Ганиев, Украина кораллы көчләре ут яудырып торган бер мәлдә, биштәренә утыртып, нәни кызчыкны сугыш кырыннан алып чыккан. «KP. RU» шул хакта яза.

Бу хәл Донецк халык республикасының Марьинка шәһәрен азат иткәндә булган. Ганиев, Украина дроннары һөҗүм итә башлагач, ташландык йортка йөгереп кергән һәм бер балага тап булган. Ертылып беткән пычрак күлмәктән япа-ялгыз утыручы кызчыкны күреп, бер мәлгә өнсез калган.

«Янына йөгереп килдем дә, исемең ничек, әниең кайда?!» – дип сорадым. Ә ул, дәшмичә, зур күзләрен бер ачып, бер йомып утыра бирде», – дип сөйләгән хәрби. 

Бу вакытта Марьинкада кеше калмаган була инде. Фронтның алгы сызыгындагы йортка теләсә кайсы вакытта Украина снаряды килеп эләгәсен көт тә тор...

Ганиев биштәрендәге барлык әйберне алып ташлый да баланы шунда утырта. Җилкәсенә атуларыннан куркып, биштәрен күкрәгенә асып куя һәм Украина хәрбиләре уты астында баланы үзебезнең хәрбиләр янына алып килә.

Баланың әти-әнисе Украина гражданнары була. Хәрби аларның язмышы турында белми. Кызчыкның ата-анасы үлгән булса кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре