Россия хәрбиләре СВО зонасында бик мөһим торак пунктны азат иткән

Һава-десант гаскәрләренең һөҗүм подразделениеләре Сумы өлкәсендә Юнаковка торак пунктын азат иткән. Бу хакта “Российская газета” “Северный ветер” телеграм-каналы мәгълүматларына таянып яза.

Хәрби корреспондентлар искәртеп үткәнчә, нәкъ менә Юнаковка 2024 елның җәендә Украина кораллы көчләренең Курск өлкәсенә һөҗүме барышында төп логистика үзәге булып торган.

“Аны азат итү – Россия чикләре янындагы иминлек зонасын булдыруда бик зур һәм мөһим адым”, – диелгән хәбәрдә.

Юнаковка Россия чигеннән 5 чакрым чамасы ераклыкта урнашкан. Украина кораллы көчләре өчен стратегик әһәмияткә биеклек һәм өлкә үзәге – Сумы шәһәре тирәсендә бик ышанычлы ныгытмалар белән тәэмин ителгән авыл булып торган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре