Россия армиясе Донецк халык республикасында Шандриголово торак пунктын азат иткән. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итә.
Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, әлеге авыл Көнбатыш гаскәрләр төркеменең хәлиткеч гамәлләре нәтиҗәсендә Россия кораллы көчләре контроленә күчкән. Моңа кадәр хәрби эксперт Андрей Марочко белдергәнчә, Шандриголово торак пунктыннан көнбатышка һәм төньяк-көнбатышка таба Украина кораллы көчләренең юк ителмәгән ныгытмалары бар әле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез