Россия хоккейчысы 25 каттан егылып һәлак булган

Хоккейчы Иван Биткин Мәскәү төньягындагы йортның 25 нче катындагы тәрәзәдән егылганнан соң вафат булды, дип хәбәр итә "РЕН ТВ".

Инцидент шимбәгә каршы төндә була. Спортчының гәүдәсен асфальтта тапканнар. Биткин ашыгыч ярдәм килгәнче вафат була. Полиция һәлакәт сәбәпләрен тикшерә.

Биткин "Салават Юлаев" системасында тәрбияләнүче. Уфа клубы аны КХЛ драфтында 2013 елда сайлады. Хоккейчы активында ВХЛда 82 матч. Биткин "Звезда", "Торос" (Нефтекамск) һәм Кыйтаның "Тоу Ценг" командалары өчен чыгыш ясаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре