Дәүләт һәм җирле үзидарә органнары «Одноклассники» һәм «Вконтакте» социаль челтәрләрендә үз сәхифәләрен алып барырга тиеш. Россия Хөкүмәте шул чакта карар чыгарды. Аны Премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.
Әлеге карар бу елның 1 декабрендә үз көченә керә. Рөхсәт ителгән ике ресурста - «Одноклассники» һәм «Вконтакте»да рәсми органнарның эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштырылырга тиеш.
— Аерым алганда сүз уздырыла торган чаралар турында хисап, актуаль мәсьәләләр буенча аңлатмалар, электрон почта адресы һәм телефон номерларын урнаштыру турында бара, - дип хәбәр ителә Россия Хөкүмәте сайтында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез