Россия Хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин Казан авиация заводы хезмәткәрләре белән аралашты

Россия Хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин Казан авиация заводын карап чыккач, анда эшләүче хезмәткәрләр белән аралашты. Россия Премьер-министрыннан шул исәптән, оборона предприятиеләрендә эшләүчеләрне торак белән тәэмин итү турында сорадылар.

"Заводның бай тарихы бар. Бүген традицияләрне саклап калып, яңа идеяләрне тормышка ашыру мөһим, - диде Михаил Мишустин. - Торак мәсьәләсенә килгәндә, бүген дәүләт тарафыннан аренда торагы бәясенең яртысына кадәр субсидияләү каралган. Башка төр ярдәм чаралары да гамәлдә. Бу юнәлештә тагын нәрсә эшләргә мөмкин икәнен карап тикшерәчәкбез".

Россия Премьер-министрыннан эшче һөнәрләргә карата кызыксынуны арттыру турында да сорадылар. Михаил Мишустин инженер, технолог кебек һөнәр ияләрен "иң-иңнәр" дип атады. Форсаттан файдаланып: "Ту-214 очкычларын җитештерүне арттыруда дәүләт ярдәменннән башка булмый", – дип тә әйттеләр Мәскәү кунагына. "Бу мәсьәләдә карар кабул ителде инде, аны соңрак, киңәшмә барышында хәбәр итәчәкмен", – диде Михаил Мишустин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре