Россия җыелма командасы батутта сикерү буенча дөнья чемпионатының гомуми команда финалында беренче урынны алды. Команда составында Татарстан спортчысы Кирилл Козлов та чыгыш ясады.
Финал нәтиҗәләре буенча Россия командасы 64 очко җыйды. Икенче урынны 59 очко белән Кытай җыелма командасы алды. Португалия спортчылары 56 очко белән өченче урынга чыкты.
Россия командасы составына Кирилл Козлов, Дмитрий Нартов, Кирилл Пантелеев, Анжела Бладцева, Мария Михайлова, Александр Бутько, Арина Каляндра, Матвей Белов һәм Галина Бегим керде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез