Роман Павлюченко, Дмитрий Сычев, Александр Самедов һәм Дмитрий Сенников уенга РФС амбассадорлары статусында киләчәк.
Йолдызлар җанатарлар белән вакыт үткәрәчәк: анда автограф алырга, фотога төшәргә һәм хәтта махсус мәйданчыкта мини-футбол уйнарга мөмкинлек булачак.
Җанатарлар фестивале стадион территориясендә 16:30 да ачылачак, ә матч үзе 19:30 да башлана.
Тулырак РФС рәсми сайтында белергә мөмкин.
Россия һәм Иран җыелма командалары уенына билетларны РФС рәсми операторы — «Яндекс Афиша»да гына алырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез