Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы әгъзасы, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Санкт-Петербургның Таврия сараенда узган Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Традиция буенча, безнең илдә 27 апрельдә билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көненә багышланган утырыш кысаларында федераль һәм төбәк парламентарийлары белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин очрашты.
Закон чыгаручылар Советы рәистәшләре – Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үткәргән Россия Закон чыгаручылар советы утырышының көн тәртибендә тарихи хәтерне саклау һәм нацизмга каршы тору мәсьәләләре үзәк урынны алып торды.
Утырыш алдыннан федераль һәм төбәк парламентарийлары Пискарев мемориаль зиратындагы «Ватан-Ана» монументына чәчәкләр салды. Нәкъ менә 1939 елда нигез салынган Пискарев зираты Бөек Ватан сугышы вакытында төп күмү урыннарының берсе булган. Туганнар каберлегендә ачлыктан, салкыннан, атышлардан һәм бомбага тотулардан һәлак булган йөзләрчә мең Ленинград халкы, шулай ук шәһәрне саклаган дистәләгән мең солдат ята.
“Илдә хәзер без моңарчы күрелмәгән патриотик күтәрелешне, буыннарның ныклы бәйләнешен күзәтәбез, – диде Валентина Матвиенко, – мөгаен, илебездә Бөек Ватан сугышы белән бәйле хәтирәләр сакланмаган гаилә юктыр”. Федерация Советы Рәисе яшьләр белән эшне көчәйтергә чакырды. "Гражданлык һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү – Сезнең белән безнең җаваплылыгыбыз, – дип билгеләп үтте Валентина Матвиенко. – Бу юнәлешләр мәгариф системасында да, әдәбиятта да, кинематографта да эшләргә тиеш. Патриотик тәрбия процессына махсус операциядә катнашучыларны, эзләү отрядлары активистларын, чын патриотларны җәлеп итү мөһим, күп кенә мәктәпләр шулай эшли дә”.
Валентина Матвиенко әйтүенчә, хәзер илдә 7 меңгә якын Бөек Ватан сугышы ветераны яши. “Минем төбәк парламентлары рәисләренә үтенечем бар. Зинһар өчен аларның һәркайсына шәхси телефоныгызны бирегез һәм алар теләсә кайсы көнкүреш, аларны кызыксындырган башка мәсьәлә буенча сезгә шалтыратырга мөмкин дип әйтегез, – дип мөрәҗәгать итте Россия парламентының югары палатасы спикеры төбәкләрнең законнар чыгару җыеннары җитәкчеләренә. – Һәм, әлбәттә, җылы караш, хөрмәт, кайгырту – болар барысы да бу көннәрдә генә түгел, даими рәвештә булырга тиеш”.
РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, Дәүләт Думасы 2014 елдан башлап тарихи хәтерне саклауга һәм нацизмга каршы торуга юнәлдерелгән 13 закон кабул иткән. “Без тарихи хәтерне саклап калу һәм аны һөҗүмнәрдән саклау өчен барысын да эшләргә тиеш”, – диде Вячеслав Володин.
Әлбәттә, гражданнарны патриотик тәрбияләүдә, тарихи хәтерне саклауда, тарихны фальсификацияләү омтылышларына каршы торуда, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныгытуда мөһим рольне мәгариф системасы уйный. Татарстанда бу эш дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда алып барыла.
Истәлекле көннәрдә Мәңгелек утка чәчәкләр салулар оештырыла, укучылар белән әңгәмәләр, батырлык дәресләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, ветераннар белән очрашулар үткәрелә. Патриотизм үсешенең иң мөһим өлешләреннән берсе булып атна саен дәүләт гимннары башкарылып, дәүләт флагларын күтәрү тантанасы тора.
 «ЮНАРМИЯ» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте үсеп килүче буынга гражданлык-патриотик тәрбия бирүдә мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. 2024 ел йомгаклары буенча Татарстан хәрәкәтнең төбәк бүлекчәләренең еллык смотр-конкурсында беренче урынны алды. Хәзерге вакытта республикада 45 яшь армиягә әзерлек үзәге эшли – Россия территориясендә иң күп сан.
Тарихи хәтерне саклау эшенә республиканың барлык тармак министрлыклары һәм ведомстволары, муниципалитетлары кушылды.
 Бүген утырышта каралган икенче мәсьәлә – регионнарны сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрендә квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү. Татарстан медицина өлкәсендә кадрлар мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итү буенча алдынгы төбәкләр арасында аталды. “Сез югары планка куйдыгыз, – дип билгеләп үтте Вячеслав Володин, – Казан медицина институты керүчеләргә таләпләр күләме буенча лидер югары уку йортлары өчлегенә керә. Шуңа күрә сыйфат та бар”.
Фәрит Мөхәммәтшин Вячеслав Володинга югары бәя өчен рәхмәт белдереп, республикада үз кадрларыбызны әзерләүгә төп басым ясалуын билгеләп үтте. “Әлбәттә, чит илдән килеп укучылар да бар, һәм алар белән рус телен өйрәнү планында актив эшләргә кирәк”, – дип басым ясады республика парламенты җитәкчесе.
Закон чыгаручылар советы утырышына йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин бүген бик актуаль мәсьәләләр күтәрелүен ассызыклады. “Кадрлар мәсьәләләреннән тыш, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына аерым игътибар бирелде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – ветераннарны кайгырту һәм аларга кадер-хөрмәт күрсәтү, җирләү урыннарын һәм мемориалларны тәртипкә китерү мөһим. Әйтергә кирәк, илнең барлык төбәкләре моңа бик игътибарлы карый, Татарстан да шул исәптән. Кызганычка каршы, ветераннар елдан-ел кими бара, шуңа күрә аларга игътибар артырга тиеш. Нәкъ менә аларның хәрби һәм хезмәт батырлыкларында без үсеп килүче буында патриотлык һәм үз Ватаныбызга мәхәббәт хисләре тәрбиялибез”.
Көннең икенче яртысында Таврия сараенда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Закон чыгаручылар советы әгъзалары белән очрашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез