Газетага язылу

Россиядә 1 февральдән техниканы кире кайтару кагыйдәләре үзгәрде

Россиядә 1 февральдән техник яктан катлаулы товарларны кире кайтаруның яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Үзгәрешләр "Кулланучылар хокукларын яклау турында" закон белән каралган.

Хәзер мондый техниканы кире кайтарганда сатып алучы сатып алганда түләнгән бәя белән шул ук елдагы шундый ук товар бәясе арасындагы аерманы каплауны таләп итәргә хокуклы.

Яңа кагыйдәләр тарала торган техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә гаджетлар гына түгел, шулай ук автомобильләр, мотоцикллар һәм суднолар да керә.

Моннан тыш, әгәр дә хокук бозу сатып алучы яки контрагент гаебе белән килеп чыккан һәм яклар арасында тиешле килешү төзелгән булса, җитештерүче штрафка тартылмый.

Шулай ук товарны кире кайтару яки алмаштыруны тоткарлаган өчен неустойка суммасы аның бәясеннән артык була алмый, дип аныклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре