Газетага язылу

Россиядә 1 марттан коммуналь хезмәтләр өчен түләү срогын күчерәләр

1 марттан Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләүне кертү срогы үзгәрә. Айлык түләү датасын 10 нан 15 нче санга күчерәләр. Тиешле закон гражданнарга уңайлы булсын өчен кабул ителде, дип яза "Коммерсант".

Хакимият аңлатканча, яңа чара хезмәт хакы, пенсияләр һәм башка түләүләрне алу графигы белән коммуналка өчен түләү вакытын синхронлаштырырга тиеш. Бу россиялеләргә бюджет планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк һәм ай башында акча җитмәү сәбәпле түләүләр вакыты чыгу куркынычын киметәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре