Газетага язылу

Россиядә 1 сентябрьдән тормышны иминиятләштерүгә салым чигерүе кайтарып булачак

1 сентябрьдән россиялеләр яңа салым чигерүеннән файдалана алачак. Ул 2025 елның 1 гыйнварыннан төзелгән тормышны ирекле иминиятләштерү килешүләре взносларына кагыла.

Бу хакта  РИА Новости агентлыгына Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы доценты Екатерина Голубцова әйткән.

Салым чигерүен иминият компаниясе белән үзләренә яки якын туганнарына 10 елдан да ким булмаган срокка тормышны иминиятләштерү килешүе төзегән гражданнар алачак.

«Дәүләт ташламасының асылы шунда: гражданнарның взнос суммасыннан елына 400 мең сум күләмендә түләнгән салымны кире кайтару мөмкинлеге булачак. Шул ук вакытта, әгәр иминият килешүе балалар файдасына рәсмиләштерелсә, салым чигерүен исәпләү өчен максималь планка тагын да арта һәм ул 500 мең сумга кадәр җитәчәк», – дип белдерде Голубцова.

Кайтарылган акча күләме физик затлар кеременә салым ставкасына бәйле, аның буенча салым түләүче үз керемнәреннән салым түли. Салым чигерүен исәпләгәндә салым түләүченең үзе, аның тормыш иптәше, балалары яисә якын туганнары өчен түләнгән взнослар исәпкә алына.

Россиянең салым резиденты статусы салым чигерүен алу өчен мәҗбүри шарт булып тора.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре