Россиядә 2024 елда хәмердән баш тартучылар өлеше 45 процентка җиткән

Илдә 2024 елда хәмердән баш тартучылар өлеше 45 процентка җиткән. Бу – 2011 елдан бирле иң югары күрсәткеч. Росстат уздырган сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли.

Моңа кадәр мондый тикшерү 2022 елда уздырылган. Ул чакта эчмәүчеләрнең өлеше 42,2 процент булган. Шул ук вакытта хәмер кулланучылар саны 57,3 проценттан 54,4 процентка калган. Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, хәмердән баш тартучы ир-атлар да, хатын-кызлар да кимегән. Аек тормыш алып баручы ир-атлар өлеше, ике ел эчендә 2,6 процентка артып, 35,1 процентка җиткән. Хатын-кызлар арасында әлеге күрсәткеч – 53,1 процент (ике ел элек 50,3% булган).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре