Россиядә 2026 һәм 2027 елларда икешәр тапкыр пенсияне индексацияләргә планлаштыралар

Россиядә 2026 һәм 2027 елларда икешәр тапкыр пенсияне индексацияләргә планлаштыралар. Бу турыда Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитет әгъзасы Никита Чаплин хәбәр итте.

– 2026 елда ике индексация күздә тотыла: 1 февральдән - 4,5 процентка, 1 апрельдән - 5,5 процентка. Ә 2027 елда 4 һәм 4,1 процентка, - дип китерә аның сүзләрен РИА Новости.

Исегезгә төшерәбез, быелның 1 гыйнварыннан картлык буенча пенсия 7,3 процентка артты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре