Газетага язылу

Россиядә 2027 елда пенсияләрнең барлык төре дә артачак

Россиядә 2027 елда пенсияләрнең барлык төрен дә индексацияләү планлаштырыла. Бу хакта Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр иткән.

Министр сүзләренчә, яшәү минимумы белән бәйле бердәм пособие һәм башка түләүләр 2027 елның 1 гыйнварыннан 6,8 процентка артачак.

Социаль түләүләр, шул исәптән айлык акчалата түләү (ЕДВ), ана капиталы һәм бала туганда бирелә торган бер тапкыр түләү 1 февральдән фактик инфляция дәрәҗәсендә индексацияләнәчәк.

Страховка пенсияләре ике тапкыр – 1 февральдән һәм 1 апрельдән артачак. Апрельдәге икенче индексация 3,3 процент тәшкил итәчәк. Социаль пенсияләрне 1 апрельдән индексацияләү планлаштырыла.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, пенсиягә өстәлгән сумма һәр кешедә аерым булачак һәм тупланган хезмәт стажына бәйле. 2027 елда картлык буенча страховка пенсиясенең уртача күләме 29,9 мең сум тәшкил итәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре