Россиядә 29 сентябрьдә яңа истәлекле дата – Ватанны саклаучы хатын-кызлар көне булырга мөмкин

«Сәламәт сайлау» төбәкара хәрәкәте җитәкчесе Александр Корсунов Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга яңа истәлекле дата – Хатын-кыз хәрбиләр көнен (Ватанны саклаучы хатын-кызлар көне) гамәлгә кую тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте, аны ел саен 29 сентябрьдә билгеләп үтәргә тәкъдим ителә. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Мөрәҗәгатьтә билгеләп үтелгәнчә, нәкъ менә шушы көнне, 1806 елның 29 сентябрендә, Сарапул шәһәре башлыгы кызы Надежда Дурова, чәчләрен кисеп һәм казак формасын киеп, Александр Соколов исеме астында казак полкына кушыла.

Соңрак ул улан полкында хезмәт итә, Франция белән сугышларда катнаша, Кутузовның ординарецы, Россия император армиясенең беренче хатын-кыз офицеры була. Ул шулай ук атаклы «Кавалерист-кыз язмалары» авторы буларак та билгеле.

Корсунов сүзләренчә, Дурова образы Ватан хакына батырлык кылырга әзер булган рус хатын-кыз сугышчысының архетибын гәүдәләндерә. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Саклану министрлыгында 350 меңнән артык хатын-кыз (аларның 45 меңгә якыны хәрби дәрәҗәләргә ия), шул исәптән 5 меңгә якын офицер хезмәт итә.

Моннан тыш, меңгә якын хатын-кыз турыдан-туры махсус хәрби операциядә катнаша.

Җәмәгать эшлеклесе фикеренчә, әлеге истәлекле датаны гамәлгә кую тарихи хәтергә хөрмәт һәм дәүләтнең Ватанны саклаучылар турында кайгырту билгесе булачак. Аның сүзләренчә, яңа дата яшьләргә һәм җәмгыятькә хәрби хезмәтне югары кыйммәт буларак кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" санкции импортозамещение "контрактчыларның "нацпроект"

Көн хәбәре