Россиядә Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 29 ноябрьгә туры килә.
РФ Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары билгеләп үткәнчә, төбәк хакимиятләре шулай ук тәрбияләүдәге уңышлары өчен аналарга бүләкләр бирә алыр иде.
«Безнең төбәк хакимиятләре бүләкләр һәм өстәмә ташламалар системасын булдырсын өчен инициатива бирергә кирәк. Күп балалы аналарыбызга бүләкләр, шул исәптән балалар тәрбияләүдәге уңышлары өчен», - дип өстәде Гриб.
Аның фикеренчә, Әниләр көнен рәсми ял көне итәргә кирәкми. Әмма бу бәйрәм һәр Россия гаиләсе өчен әһәмиятле булырга тиеш, диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез