Россиядә балалар арасында үлем очраклары 10 ел эчендә ике тапкыр кимегән

Соңгы ун елда Россиядә балалар арасында үлем очраклары ике тапкырга кимеде, ә бер яше тулмаган сабыйлар арасында үлем-китем күрсәткече тарихи минимумны яңартты, ул агымдагы елның беренче яртыеллыгында нибары 3,6 промилле тәшкил итте. РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко шундый мәгълүматлар китерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Ана һәм бала сәламәтлеген саклауга комплекслы якын килү бер яше тулмаган сабыйлар арасында үлем-китем күрсәткеченең тарихи минимумын яңартырга мөмкинлек бирде, 2024 ел нәтиҗәләре буенча ул - 4 промилле, ә 2025 елның 6 ае эчендә 3,6 промилле тәшкил итте! Балалар арасында үлем очраклары соңгы ун елда ике тапкыр кимеде», – диде министр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре