Газетага язылу

Россиядә балалы әниләр өчен салымнарны киметергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Марина Ким РИА Новости белән интервьюсында бизнес белән шөгыльләнүче һәм җиде яшькә кадәр бала тәрбияләүче хатын-кызлар өчен салымнарны киметү тәкъдиме турында сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Җиде яшькә кадәрге бала белән әни шөгыльләнгән теләсә нинди эшчәнлек төре өчен салымнарны киметү буенча закон проекты кертелгән. Губернаторлар үз ихтыярына салым ставкасын киметергә мөмкин, әйтик, әгәр гадиләштерелгән система буенча 6-7 процент булса, аны 1-2 процент ясарга мөмкин. Бу җитди стимул булачак», – диде Ким.

Депутат билгеләп үткәнчә, күп кенә эшмәкәр хатын-кызлар декретка китми диярлек, чөнки эшне югалтудан куркалар, һәм дәүләт моны исәпкә алырга тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре