Россиядә банан үстерә башлыйлар

Россиядә банан үстерү өчен беренче теплица төзелә башлавы турында Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут «Биопром» форумының төп стратегик сессиясендә хәбәр итте . Бу хакта ТАСС яза. 

Узган елның ноябрендә Лут хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясендә, Казахстандагы кебек, банан үстерергә планлаштыралар. 2025 елның июлендә Россия Хөкүмәте бананнарны илнең авыл хуҗалыгы продукциясе исемлегенә кертте.

Лут сөйләгәнчә, элегрәк министрлыкка төрле үсемлекләр селекциясе белән шөгыльләнүче кеше мөрәҗәгать иткән. Ул Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләреннән үзенә безнең илдә үсми торган кызыл киви үсентеләре алырга сорады.

Министрлык башлыгы ассызыклаганча, объектив рәвештә Россиядә теләсә нәрсә үстерергә мөмкиннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре