Газетага язылу

Россиядә беренче уникаль укыту полигоны

«СИБУРИНТЕХ-НК» үзәгендә ике яңа урам уку-күнегү полигоны ачылды: «Югары куркынычлы эшләр» (РПО) һәм «Штаттан тыш авария-коткару формалашулары» (НАСФ). Бу катлаулы инженер корылмалары ачык һавада урнашкан. Алар мөмкин кадәр чын җитештерү шартларына якынлаштырылып ясалган. Хезмәткәрләргә теория генә түгел, ә төрле хәлләрдә гамәли күнекмәләрне дә бирү максатыннан булдырылды бу объектлар.

Россиядә беренче уникаль укыту полигоны

Төп игътибар – иминлеккә

«Югары куркынычлы эшләр» полигоны – күпкатлы технологик җайланманы хәтерләтә торган зур металл конструкция. Ул ике зонага бүленгән. Беренчесе – өч катлы, авыш түбәле зона «Биеклектә эшләү» дип атала. «Газ куркынычы булган эшләр» дигән торба үткәргечле һәм бикләвеч арматуралы технологик сыешлык моделе икенче зонаны тәшкил итә.

«НАСФ» полигоны күпфункцияле комплекс икәнен дә билгеләп үтү зарур. Ул зыян күрүчеләрне эвакуацияләү лабиринтын, аркан белән керү системаларын кулланып коткару шахтасын, шулай ук янгын сүндерү һәм торба үткәргечләрдә пневмопластерлар урнаштыру участокларын берләштерә.

Полигоннар 12 кешелек төркемнәрне укыту һәм өйрәтү өчен ясалган. Бу команда эшен камилләштерү һәм шәхси нормативларны үстерү мөмкинлеге бирә.

Россиядә бердәнбер корпоратив объект бу. Элеккеге полигон белән чагыштырганда, монысы күпкә зуррак, киңрәк һәм биегрәк. Биредә берьюлы 12 кеше укый ала. Барлык шартлар чын җитештерү шартларына мөмкин кадәр якын. Бүген, мәсәлән, салкын җил, карлы яңгыр. Хезмәткәрне шартлы сугышчан хәлләрдә үз эш урынында имин эшләүгә әзерләү максатын күздә тотып эшләдек, – диде методолог, «СИБУРИНТЕХ»ның төп эксперты Александр Копытин.

Төп юнәлеш – тәҗрибә

Яңа полигоннарда белем бирүнең төп фәлсәфәсенә төшенергә тырышсак, 20% теория, 80% практика бирәчәк ул. Хезмәткәрләр биеклектә сак хәрәкәт итәргә, коткару эшләренә, җиһазларны ачарга, локаль яну чыганакларын сүндерергә һәм торба үткәргечләрне авария хәлендә герметизацияләргә өйрәнәчәкләр. Шунысы мөһим: җиһазларның 96 проценты Россиядә җитештерелгән. Димәк, полигоннар да импортка бәйсез һәм ил предприятиеләре шартларына яраклаштырылган.

РПО полигонында корпоратив тренерларга яңа методологияне тапшырдылар. Укыту өч көнлек курс принцибы буенча оештырылган: хезмәткәрләр беренче көнне теория һәм тәүге практика нигезләре белән таныша. Калган ике көндә алар полигонда нормативлар тапшыра һәм гадәттән тыш хәлләргә әзерлек уза.

Без практик дәресләрнең мөмкинлекләрен киңәйтәбез. Элек укуларны бер төркем хезмәткәр генә үтә иде. Хәзер бер эш көнендә ике төркемне өйрәтә алабыз. Биек вертикаль баскычлардан һәм горизонталь өслекләрдән йөрү, зыян күрүчеләрне эвакуацияләү өстендә эшлибез. «Зыян күрүче»не төрле позицияләрдән күтәрү һәм төшерү анкер сызыкларын кулланып башкарыла, – дип белдерде «СИБУРИНТЕХ-НК»ның эксперты Денис Шмуля.

Югары куркынычлы эшләрнең барлык төрләре

Түбән Камада полигоннар ачылуга, «СИБУРИНТЕХ-НК» барлык югары куркыныч эш төрләрен башкару ихтыяҗының 90 процентын бер җыйнак мәйданда каплаячак. Элек монда «Биеклектә эшләү», «Газ куркынычы булган эшләр», «Йөк күтәрү механизмнары эшләре» һәм «Төзелеш басма-күперчекләре» полигоннары эшләгән иде.

Полигоннардагы күнекмәләрне 2026 елда 3 меңнән артык СИБУР хезмәткәре, шул исәптән компаниянең башка төбәкләрдәге предприятиеләрендә эшләүчеләр дә үтәчәк.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре