Россиядә бик куркыныч вирус таралуга ачыклык керткәннәр

Россия территориясендә Коксаки вирусының бик нык көчәюе турындагы хәбәрләр чынбарлыкка туры килми. Хәзерге вакытта илдә энтеровируслы инфекцияләргә бәйле вазгыять – тотрыклы. Бу хакта «Россияская газета» Роспотребнадзор мәгълүматларына таянып яза.

Белгечләр әйтүенчә, Коксаки вирусы (энтеровируслы инфекция) – башлыча «җәйге» авыру. Ник дигәндә, инфекциянең төп чыганагы – су. Җәен гадәттә курортлар кунакханәләренең начар чистартылган бассейннарында авыру тарала. Ләкин вирус су торбасына эләксә, елның теләсә кайсы фасылында чир йоктырырга мөмкин.

«Коксаки вирусы үзәк нерв системасына, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны- эчәкләр, мускул, лайласыман тышча һәм тән тиресенә зыян салырга мөмкин. Энтеровирус инфекциясенең бетмәс-төкәнмәс чыганагы – су. Ул суда, хәтта бозда бик озак яши, чөнки суыкка бирешми. Су торбасында – 2 атнадан күбрәк, канализация суында – 2 айдан күбрәк саклана. Шуңа күрә чир йоктыруның төп чыганагы – су икәнен онытмау мөһим», – дип аңлатып үткән газета хәбәрчесенә табиб-инфекционист Андрей Поздняков.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре