Россиядә цифрлы валютаны законсыз әйләнешкә керткән өчен җаваплылыкка тартырга телиләр

Россиядә цифрлы валютаның законсыз әйләнешен оештырган өчен җаваплылык кертү мөмкинлеге карала. Бу хакта БДБ илләре генераль прокурорларының координация советы утырышында Россия генераль прокуроры Александр Гуцан әйтте, дип яза ТАСС агентлыгына сылтама белән «Татар-информ».

«Хәзер цифрлы валютаның законсыз әйләнешен оештырган өчен җаваплылык билгеләү, аны тартып алу һәм дәүләт кеременә әйләндерү тәртибе турында законнар эшләнә», – диде Гуцан.

Аның сүзләренчә, цифрлы икътисад, шул исәптән, криптовалюта үсеше актуальләшә бара. Прокуратура катнашында цифрлы валютаны һәм аның майнингын контрольдә тоту өчен, шулай ук виртуаль активлар аркылы җинаятьчел керемнәрне чыгаруга каршы тору өчен хокукый нигез эшләнгән инде.

«Коррупцион, террористик һәм экстремистик төсмерле, шулай ук наркотиклар әйләнеше белән бәйле транзакцияләрне күзәтү механизмнары беркетелгән», – дигән генераль прокурор.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре