Иминлек Советы аппараты хәбәр иткәнчә, беренче кварталда илгә 2,5 миллион чит ил кешесе кергән. Әлеге сан былтыргыдан 15 процентка кимрәк. Мигрантлар арасында 1,8 миллионы чамасы (72,4%) – БДБ илләреннән. Шушы чорда чит илдән килүчеләрнең бездә озак вакыт яшәүгә хокукын юкка чыгару турында 8,3 мең тирәсе карар кабул ителгән. Узган елдагыга караганда 90 процентка күбрәк бу. Хәзерге вакытта мондый хокукка ия булган чит ил кешеләре саны – 581 мең.
2024 елның 1 декабреннән 56 меңнән күбрәк кеше Россиягә ялган документлар белән керергә маташкан. Шушы ук чорда 10,5 миллион мигрант биометрия мәгълүматларын тапшырган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез