Бүген финанс грамоталылыгы буенча Бөтенроссия онлайн-зачет башланды. Аны агымдагы елның 15 декабренә кадәр узарга була. Бу хакта РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе Илкүләм банкының Татарстан буенча бүлеге хәбәр итә, дип яза "Татар-инофрм".
Катнашучылар кертем, кредит һәм түләү карталары, башка финанс продуктлары һәм хезмәтләре, шулай ук мошенниклык схемаларын ничек тану турындагы сорауларга җавап бирәчәк. Биремнәрне мөстәкыйль эшләргәгә яки гаилә командасын җыярга була.
«Узган ел Татарстан онлайн-зачетта катнашучыларның гомуми саны буенча лидер булды. Барлыгы аңа 36 меңнән артык татарстанлы кушылды һәм финанс белемнәре яхшы дәрәҗәдә булуын күрсәтте. Республика халкын быел да финанслар турындагы белемнәрен тикшерергә һәм индивидуаль тәкъдимнәр алырга чакырам», - диде Татарстан Илкүләм банкы идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Быел зачет кече сыйныф укучылары өчен дә сораулар белән тулыландырылган. Алар гаилә бюджетының ничек формалашуын, кибеттә сатып алуны дөрес башкарырга һәм башкаларны белә алачак. Һәр катнашучы зачет нәтиҗәләре буенча оештыручылардан — Россия банкыннан һәм Стратегик инициативалар агентлыгыннан исемле сертификат алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез