Газетага язылу

Россиядә ГИА тапшырмаганнар өчен түләүсез һөнәри белем бирү турындагы закон үз көченә керде

Россиядә дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырмаган 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга төбәк хакимиятләре билгеләгән исемлектән бушлай эшче һөнәрен үзләштерү мөмкинлеге биргән закон үз көченә керде.

 Бу хакта Дәүләт Думасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Карар кайбер сәбәпләр аркасында төп гомуми белем турында аттестат алмаган балаларны укыту процессына җәлеп итүгә ярдәм итәчәк. Алар эш белән мәшгуль булачак, ә киләсе аттестат алу омтылышын көтеп тормаячак», – дип билгеләде Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.

Ул яңалык регионнарга, булган ихтыяҗларны исәпкә алып, эшче кадрлар җитмәүне тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк, дип тә өстәде. Дәүләт Думасы Рәисе сүзләренчә, икътисад үсеше шуңа бәйле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре