Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов, җәмәгатьчелек вәкилләренең Россиянең барлык төбәкләрендә исерткеч эчемлекләр сатуны тыю турындагы тәкъдимен шәрехләп, «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Элегрәк «Аеклык армиясе» патриотик хәрәкәтен оештыручы Павел Болоянгов декабрь дәвамында һәм ил буенча барлык Яңа ел бәйрәмнәрендә исерткеч эчемлекләр сатуны тыярга тәкъдим иткән иде.
Аның фикеренчә, мондый чара россиялеләргә гаиләләре белән күбрәк вакыт үткәрергә, спорт белән шөгыльләнергә ярдәм итәчәк. Ул шулай ук мондый тыю илдә демографик проблеманы хәл итәргә булышачак, дип саный.
«Исерткеч эчемлекләр сатуны җайга салу мәсьәләсе – РФ субъектлары мәсьәләсе ул. Әгәр алар мондый карар кабул итсә, бу очракта төбәкләрдә яшәүчеләрне исәпкә алып, андагы вазгыятьтән чыгып эш итәчәкләр. Нәкъ менә шуңа күрә дә алкоголь сату буенча чикләүләр – тулысынча төбәкләр вәкаләтендә», – дип аңлатты Леонов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез