Әгәр очрашу өметләрне акламаса яки яңа таныш кинәт элемтәгә чыгудан туктаса, проект катнашучысы партнерлардан бонуслар алачак. Бу хакта "Татар-информ"га СберСтрахование матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Проектны СберСтрахование һәм VK танышу башлап җибәргән. Виртуаль сертификат алу өчен үзең һәм танышу тәҗрибәң турында җиде сораудан торган тест узарга кирәк. Нәтиҗәләр буенча кулланучы шәхси романтик резюме һәм индивидуаль номерлы сертификат алачак. Әгәр танышу уңышсыз тәмамланса, проект сайтына кереп, булган хәл турында сөйләргә һәм сертификат номерын күрсәтергә кирәк. Бонуслар сыйфатында күңел ачу, ризык китерү, сәфәрләр һәм чәчәкләр сатып алу өлкәсендә тәкъдимнәр каралган. Оештыручылар проектның күңел ачу характерында булуын ачыкладылар. Сертификат иминият полисы булып саналмый һәм акчалата түләүләрне күздә тотмый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез