Газетага язылу

Россиядә яшәүчеләрне коронавирустан вакцина белән тулысынча тәэмин итә алачаклар

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге тарафыннан эшләнгән вакцинаның Россия халкы өчен кирәкле күләмдә 9 — 12 айда җитештерергә мөмкин булачак. Бу хакта үзәк башлыгы Александр Гинцбург сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Безнең кайчан азмы-күпме ил ихтыяҗларын канәгатьләндерергә өлгерүебезне аңлау мөһим. Мин 9 — 12 ай дәвамында дип өметләнәм», — диде ул.

Беренче вакцинаны илнең 10 — 15 төбәге алачак, әмма нинди вакцинаны икәнен Гинцбург аныкламады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус

Көн хәбәре