Илебездә яшәүчеләрнең 50 проценты Владимир Путинны, 2024 ел сәясәтчесе, дип атаган. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру нәтиҗәсе бу. 21 декабрьдә уздырылган чарада барлыгы 1600 кеше катнашкан.
ВЦИОМда билгеләп үтелгәнчә, Президент 2006 елдан бирле бу рейтингта беренче урынны алып килә. Премьер-министр Михаил Мишустин (18%) икенче урынга чыккан. Тышкы эшләр министры Сергей Лавров (14%) – өченче. Оборона министры Андрей Белоусов исә рейтингка тәүге тапкыр эләккән: сораштыруда катнашучыларның 7 проценты аны, ел сәясәтчесе, дип бәяләгән. Респондентларның 2шәр проценты Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, Иминлек советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, дипломат – Россиянең БМОдагы даими вәкиле Василий Небензя кебек сәясәтчеләрне сайлаган.
Ел сәясәтчесе сыйфатында барлыгы 21 кешене атап үткәннәр. Шул ук вакытта респондентларның 30 проценты сорауга җавап бирә алмаган, ә 6 проценты, мондый сәясәтчеләр, гомумән, юк, дип белдергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез