«Профи» хезмәте аналитиклары әнә шуны ачыклаган.
Сораштыруда катнашучыларның 65 проценты укыган белгечлеге буенча эшләмәвен әйткән. 43 проценты әйтүенчә, теге яисә бу һөнәрне үзләштерү хезмәт базарына яраклаштырылган булырга тиеш.
Аналитикларның нәтиҗәләренә саннарга күз салыйк. Сораштыруда катнашучыларның 41 проценты соңгы биш елда һөнәрен ике тапкыр алмаштырган. Шул ук вакытта 22 проценты элеккеге вазыйфаларында хезмәт куюын дәвам иттерә. Белгечләр балачак хыялларын да белешкән. Баксаң, сораштыруда катнашучыларның 43 проценты актер яисә актриса булырга теләгән. 23 проценты – педагог һөнәрен, 15 проценты – табиб һәм 10 проценты инженер белгечлеген үзләштерергә хыяллануын әйткән.
Сүз уңаеннан, Татарстан башкаласында бер эш эзләүчегә 11 буш эш урыны туры килә икән. Казанда эшсезлек күрсәткече, бу елның алты ае нәтиҗәләре буенча рекордлы минимумга җитеп, 0,21 процентны тәшкил итте. Бу узган елгы күрсәткечтән ике тапкыр кимрәк. Беренче июльгә караган мәгълүматка ышансаң, башкалада 1369 эшсез исәпләнә.
Казан буенча барлыгы 15 меңгә якын вакансия игълан ителгән. Кадрлар кытлыгын барыннан да бигрәк эшкәртү оешмалары, төзелеш, ваклап сату һәм транспорт предприятиеләре кичерә. Ихтыяҗ сәнәгать, төзелеш, мәгълүмати технологияләр, транспорт, сәүдә, фән һәм мәгариф, медицина, туризм һәм кунакханә тармакларында да күзәтелә. Шул ук вакытта игълан ителгән вакансияләр буенча уртача хезмәт хакы 70 мең сум тәшкил итә. Бу да былтыргы күрсәткечтән шактый күбрәк (19 процентка).
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров әйтүенчә, кытлык булмасын өчен, хезмәт базарындагы үзгәрешләрне алдан фаразларга кирәк.
– Алдан фаразларга, яшьләр белән эшләргә кирәк. Барысы да «айтишник» та, бизнесмен да булып бетә алмас. Хәтерлисезме: бер мәлне барысы да юрист иде. Хәзер IT тармакка борылыш бара. Совет чорында официант һәм пыяла савыт-саба җыючы профессияләре иң кәттәләрдән санала иде, – диде ул.
Өстәп әйткәндә, Татарстан эш эзләү өчен иң уңайлы төбәкләр рейтингында өченче урында тора икән әле. Исемлекне берничә критерий буенча төзегәннәр. Моңа резюме белән вакансияләр саны, яшәү минимумы күләме, эшсезлек күрсәткече, тәкъдим ителә торган хезмәт хакы күләме дә кергән. Әлеге рейтингта республика Амур өлкәсе һәм Забайкалье краеннан гына калыша. Шушы критерийларны исәпкә алып, Татарстан 77,04 балл җыйган. Сүз уңаеннан, ел башында республика бу рейтингның беренче урынын били иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез