Россиядә яшьләрнең яшь чиге арттырылды

Россия Президенты Владимир Путин яшьләр сәясәте турындагы законны имзалады. Ул илдәге яшь буын вәкилләренең яшен арттыруны күздә тота. Документ хокукый мәгълүмат порталындаурын алган.

Яңа закон нигезендә Россиядә яшьләр исемлегенә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр керәчәк.

Яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләренә яшьләр инициативаларына һәм яшь гаиләләргә ярдәм итү, шулай ук яшьләр сәясәте өлкәсендә төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлеккә ярдәм итү закон нигезендә каралган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

яшь

Көн хәбәре