Киләсе елда Бөгелмәдә махсус хәрби операция ветераннарын реабилитацияләү үзәге ачылачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны Россиядә иң яхшысы булырдай итеп эшләргә кушты, дигән Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова.
“Бөгелмәдә махсус хәрби операция ветераннарын реабилитацияләү үзәген булдыру турында Россия Социаль фонды белән килешүгә кул куелды инде. Фонд җитәкчелегенең, сентябрьдә килеп, нәрсәләр эшләгәнлеген карап китәчәге турында килештек. Үзәк өчен “Лилия” шифаханәсе бүлмәсен бирделәр. Ягъни төземәячәкбез, бәлки капиталь ремонт кына ясаячакбыз”, – дип билгеләп үткән депутат.
Кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгәннән соң үзәктә СВО ветераннарына реабилитация һәм сәламәтлекләрен ныгыту буенча хезмәтләр күрсәтеләчәк. Моннан тыш производствода җәрәхәтләнгән яки имгәнгән, һөнәри авырудан интеккән хезмәткәрләргә дә шушы учреждениедә ярдәм ителәчәк.
– Объектның Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киңәшмәләрендә төп мәсьәләләрнең берсе буларак каралачагына ышанам. Өстәвенә ул үзәкнең башка төбәкләр дә үрнәк итеп алырдай иң яхшысы, эталон булырга тиешлеген әйтте, – дигән Ларионова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез