Газетага язылу

Россиядә иң өлкән хатын-кыз вафат булган

Россиянең иң өлкән хатын-кызы – Ярославльдә яшәгән Клавдия Михайловна Гадючкина 115 нче яшендә вафат булган.

Россиядә иң өлкән хатын-кыз вафат булган
t.me/evraevmikhail

Бу хакта Ярославль өлкәсе губернаторы Михаил Евраев үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән, дип яза “РИА Новости”.

Әбекәй үзе, 1909 елның 24 ноябрендә туганмын, дип йөргән. Әмма төбәк башлыгы әйтүенчә, быел бу мәгълүматларга аныклык кертелгән. Чынбарлыктагы туган көненең яңа стиль буенча 1910 елның 5 декабрьгә туры килүе ачыкланган.

“Клавдия Михайловна аздан гына 115 яшьлек юбилеен  тутырмыйча калды. Шуңа да карамастан, ул рәсми төстә планетаның иң өлкән биш кешесе исемлегенә керде”, – дип билгеләп үткән губернатор.

Клавдия Михайловна инде 15 яшендә үк “Красный перевал” фабрикасында эшли башлаган. 40 еллык эшчәнлеге дәверендә тукучыдан алып мастер ярдәмчесенә кадәр хезмәт юлы узган, дип билгеләп үткән Евраев.
“Безнең өчен рекордчы гына түгел, бәлки, үз акылында калып, зирәклеген һәм тормышка карата гаҗәеп мөнәсәбәтен саклап, бер гасырдан артыграк гомер юлы узган кешегә, тере тарихка әйләнде”, – дип басым ясап әйткән төбәк җитәкчесе һәм мәрхүмәнең туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашкан.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре